Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Конституция көненә багышланган тематик чара узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12нче  декабрь -  Россия Федерациясе Конституциясе көне - илебездә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу Россиянең һәр гражданины өчен истәлекле вакыйга гына түгел, ул ил белән горурланырга һәм үсеш юлын сайлауны символлаштыручы төп бәйрәмгә хөрмәт күрсәтергә сәбәп.

 12нче декабрь көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тематик чара узды. Чараны оештыручылар интернат-йортта яшәүчеләргә илебездә Конституция барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң алар Конституциянең ил өчен әһәмияте, дәүләтнең хокукый нигезләре турында сөйләүче, һәр гражданның хокукларын һәм бурычларын ныгытучы документаль фильм карадылар.

Интернат-йортта яшәүчеләр оештыручыларга безнең ил өчен мөһим бәйрәм турында кызыклы чара өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International