Агымдагы елның 10 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач районының мәдәният йортында яшь инвалидлар өчен дискотека оештырылды. Әлеге чараны “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры - Ахмадиева Гөлнара Айдар кызы ачып җибәрде. ”Дуслар белән танышу һәм аралашу өчен иң кулай вакытны кулдан ычкындырмагыз”- дигән сүзләр белән дәвам итте ул чыгышын. Чара барышында социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Капчыкта нәрсә бар?”, “Сүз тезү”, “Көйне бел” һәм башка төрле мавыктыргыч уеннарны биюләр белән аралаштырып уздырдылар. Дискотекада катнашкан барлык инвалидларга да чара азагында истәлекле бүләкләр тапшырылды.