Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалид балаларның өйләренә барып, аларга «Шалкан» әкиятен күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тамаша карадылар һәм күтәренке куңел белән кунакларны озатып калдылар.