ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү                                        һәм социаль яклау министрлыгы  «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең физиотерапия буенча шәфкать туташы Гайнуллина Гүзәл Суббух кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тимершык авылының полиция участок инспекторы Гатин Марат Мөрсәлим улы Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез  өчен «Сак булыгыз мошенниклар !" темасына аңлату әңгәмәсе үткәрде!» Чараның максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның көндәлек тормыш дәрәҗәсен күтәрү тора. Әңгәмә ахырында ул барлык белешмәләрне дә таратты.

 «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр район үзәк китапханәсендә булдылар, анда Л. Н.Толстойның  тууына 190 ел тулуга багышланган «Кояш яктысы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

12 декабрь көнне РФ Конституциясе көнендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток –Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» белгечләре тарафыннан «Лениногорск политехник көллияте» ЛПК студентлары белән мәгълүмат сәгате үткәрелде.   


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 12 нчы декабрендэ  Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена инициативасы буенча «Россиянен символлары» дигэн темага  энгэмэ уздырылды.

2018 нче елның 11 нче декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова  12-16 яшьлек балалар белән дәрес уздырды. Аның темасы: «Тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч тегү» дип аталды.

Дәрестә 4 бала катнашты.

Дәреснең максаты: тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч тегәргә, машина җөйләрен башкару алымнарын эшкәртергә өйрәтү.

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә

“Күңелле стартлар”

      12 нче декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында “күңелле стартлар” узды. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар.  Истәлеккә - фотога төштеләр.

12 декабрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен сәламәт яшәү рәвешен кисәтү максатыннан “Тәмәке тартуның зыяны” турында видео дәрес үткәрелде.

12 декабрь көнне 2018 елда Бөгелмә муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Маяк» белгече Хамматова Ләйсән үткәрде бәйрәм чарасы "Конституция көне".

12 нче декабрь, 2018 нче ел, чәршәмбе

    "Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче китапханә филиалы белгече Дарья Миронова  Русиянең Конституция көненә багышланган   танып  белү  һәм күңел ачу чарасы һәм "Изгелекнең  чиге юк" хәйрия акциясе үткәрде.

     Чараның максаты:  үз ватаныңа мәхәббәт хисләрен үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттыру, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.

Белгеч социаль хезмәт алучылар өчен Русиянең Конституция көненә багышланган әңгәмә һәм  «Кышкы бизәкләр» дигән викторина үткәрде. Мәкальләр, табышмаклар, «Яраткан яңа ел фильмнары» дигән видео – викторина, «Кышкы уен», «Ак һәм карлы», «Җырны тап» уеннары катнашучыларның күңелен күтәреп җибәрде. Табигатьнең кышкы күренешләрен, ватан һәм кыш турында шигырьләр, җырлар искә төшерделәр. Чара барышында катнашучыларга китаплар бүләк иттеләр һәм китапханәчедән истәлекле язу алырга теләкләрен белдерделәр.

Социаль хезмәт алучылар танып-белү һәм күңел ачу чарасыннан канәгать калдылар.

   Чарада 17 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International