11 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Авыручыларны тәрбияләү һәм тернәкләндерү чараларының роле һәм әһәмияте " дигән темага бишенче дәрес булып узды. Бу теманы Рәсәй Федерациясе социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге дәүләт учреждениесе баш белгече Резеда Шәфигуллина үткәрде.
«Наз» үзәге психологы Альмира Газизова «Авыр хәлдәге кешеләр белән аралашу үзенчәлекләре» дигән темага дәрес үткәрде һәм белешмәлек таратты.