“Юлдаш”лылар “Бердәмлектә безнең көч”фестивале лауреатлары булды.

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

11 декабрь көнне Инвалидлар декадасын йомгаклап, Яшьләр үзәге бинасында “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган иҗади фестивальнең беренче шәһәрара туры булып узды. Бу гади генә бәйге түгел, фестивальдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәләтләренә иҗади яктан бәя куелды.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары: башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Галина Юрьевна, Чистай муниципаль районы депутаты Добронравова Ольга Владимировна, Чистай муниципаль районы  социаль яклау булеге җитәкчесе Каюмова Гүзәл Рафыйк кызы.

          Бәйгедә катнашучыларның физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, кул эшләнмәлеренең ясалышыннан, бизәлешеннән таң калырлык. Кешенең мөмкинлекләре чикле булса да, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юклыгына тагын бер кат инанасың. Жюри әгъзалары хозурына тәкъдим ителгән кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды.  Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып саналган. Кайсы гына эшне алсаң да, техник яктан гына түгел, ә менә әлеге иҗат җимешенә никадәр тырышлык, осталыктан тыш,  күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы бөркелгәне сизелеп тора.

Бәйгенең төп өлеше берничә номинациядән торды: вокал, хореография, оригиналь жанр, сәнгатьле-әдәби сойләм, автор – башкаручы, төрле музыка уен коралында уйнау сәләте.

 

Беренче чиратта, шуны искәртеп узарга кирәк, бәйгедә катнашкан һәр кешенең чыгышын залда утырган тамашачы тын калып күзәтте: кирәк урында алкышлады, бер елады, бер көлде. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр кешенең батырлыгы, үҗәтлеге, осталыгы, тырышлыгы, чыннан да, зур ихтирамга лаек иде. Тумыштан сукыр дип тормадылар, кул-аягым эшләмичә  коляскада утырам дип зарланмадылар, сәхнәне дер селкетеп биеделәр, җырладылар, музыка коралларында уйнап шаккатырдылар алар халыкны.

“Бердәмлектә безнең көч” иҗади фестиваленең беренче шәһәрара турының нәтиҗәләре буенча, вокал номинациясендә Шартов Александр беренче дәрәҗәдәге диплом иясе булды. Икенче дәрәҗәдәге дипломантлар Сафин Айдар – хореография номинациясе, Шартова Татьяна – бисердан чигелгән кул иҗаты номинациясе, Сумуткина Тәскирә - оригиналь жанрда иҗат ителгән кул әшләнмәсе номинациясе , өченче дәрәҗәдәге дипломантлар Ходаков Юрий, Меннянова Диана – шулай ук кул иҗаты номинацияләре буенча җиңүче дип табылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International