“Веста” Үзәгендә “Яңа ел уенчыклары ясау”.

2018 елның 14 декабре, җомга

“Бакчачылык эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә “Яңа ел уенчыклары ясау” дип аталган дәрес үткәрелде. Максат: танып белү һәм творчество сыйфатларын практик хезмәтчәнлктә формалаштыру.

Яңа ел букетлары һәм композицияләре  - традицион булган яңа ел атрибутикасына өстәмә булып торалар. Яңа ел композицияләрен төзүдә төп элемент булып ылыслы агачларны куллану тора: чыршы, нарат, пихта яисә туяны куллану тора.

            Аларны флористик губка тутырылган сулы савытка куярга мөмкин. Әмма, кызганычка каршы, әлеге букетлар озак тормыйлар, ә чын булмаган букетлар берничә ел дәвамында да торырга мөмкиннәр. Яңа ел эшләнмәләре өчен әлеге дәрестә чын булмаган нарат кулланылды, яңа ел уенчыклары, күркә, мишура һәм башка декор элементлары кулланылды. Ылыслы ботакны катнашучылар венок формасында төзеделәр, өстеннән чын булмаган кар белән сиптеләр, чыршы уенчыклары белән, мишура һәм лента белән бизәделәр, корзинаны да шулай ук нарат ботаклары, чыршы уенчыклары, шишкалар белән бизәделәр.

Дәрес азагында белгечләр катнашучыларга өйләрендә дә шундый матур композиөия төзергә киңәш иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International