13 декабрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз – җәяүле” дигән танып – белү эшчәнлегенә карата шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты булып “Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту тора. Шөгыль башында балалар юл йөрү кагыйдәләре турында презентация карадылар. “Азбука куркынычсызлыгы” темасына иллюстрацияләр күрсәтелде. Балалар белән “Светофорга дөрес чык” дигән уен уйналды. Уенда әти – әниләр дә актив катнашты.
Шөгыль ахырында юл йөрү кагыйдәләрен белү, безнең куркынычсызлык өчен кирәк дигән нәтиҗә ясалды.