“Вандализ нәрсә ул?”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” шөгыльләр курсы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Алевтина Коровина тарафыннан 9 нчы санлы социаль участокта мөмкинлекләре чикле, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 13 бала өчен  “Вандализ нәрсә ул?” дип аталган дәрес үткәрелде. Максаты: “Вандализм” һәм “вандаллар” төшенчәсе белән таныштыру, вандализмлык актлары өчен каралган җәваплылык турында балаларга җиткерү.

Дәрес башында белгеч балаларга агач таякчыклардан төрле предметлар ясарга тәкъдим итте: өй, атынгыч яичә үзләре теләгән башка берәр әйбер. Барлык катнашучылар да ясап бетергәч, алдан сөйләшенеп куйган бер бала (“Вандал”) башкалар төзегән предметларны җимереп-ватып чыкты. Балалар, әлбәттә, үзләренең эшләре бозылганны күргәч борчылдылар. Белгеч балаларга иң киң таралган борчуларның берсе булып яшүсмерек чорындагы вандализм тора дип аңлатты. Моңа төрле хэлдэге җимерүчелек керә: парклар һәм подъездларны чүпләүдән башлап, лифтларга төрле рәсемнәр ясау, балалар уен мәйданчыкларын җимерү һ.б. Әлеге чорда балалар арасында башбаштаклык башлана, алар бер-берсе белән ярышырга яраталар, күпчелек бу 12-17 яшьлек балалар. Алар карап торырга, әйдәкләргә, шул ук вакытта үзләре дә кушылып эшләргә мөмкиннәр. Бу балалардан сез нәрсә уйлап бу эшләрне эшлисез дип сорасаң, әлбәттә бу яшьтәшләре арасында бер башка өстенрәк күренү өчен эшләнелә икәнен аңларга мөмкин. Үз дуслары алдында исемен югарырак күтәрү, бәйсезлекне күрсәтү, кагыйдәләр һәм нормаларга күз йому, үскәнлекне күрсәтү дә, әлбәттә, читтә калмый. Шулай ук белгеч катнашучыларга вандализм буенча кылган җинаятьләр өчен 214 нче маддәнең 1 нче бүлеме буенча каралан җаваплылык турында да әйтеп узды. Тәртип бозучы акча эшли алыр яшьтә булса, яисә торыр урыны булса аңа штраф салырга,  яисә төзәтү эшләренә җәлеп итергә мөмкиннәр, шулай ук кулга алырга да мөмкин. Балалар шулай ук алар балигъ булу яшенә җиткәнче штрафны әти-әниләр түли, һәм, әлбәттә, җаваплылык әти-әни җилкәсенә ята икәнен дә белеләр.

Дәрес азагында балалар әлеге дәреснең бик мөһим булуын, бик күп яңа әйберләр белүләрен җиткерделәр һәм вандаллыкка каршы программа алып барырга кирәк икәнлеген җиткерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International