2018 нче елның 12 нче декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова мәктәп яшендәге балалар белән иң мөһим әхлакый кыйммәтләрне (яхшылык, хөрмәт һәм мәхәббәт) формалаштыру, үз гамәлеңне анализлау сәләтен үстерү максатыннан «Яхшылык явызлыкны җиңәр» дигән дәрес үткәрде.
Мәктәп яшендәге балаларның эстетик тәрбиясен формалаштыру буенча дәрестә балалар игелекле гамәлләр һәм явыз эшләр турында сүз алып бардылар. «Әкият» уенында катнашып, әкият геройлары турында фикер алыштылар.
«Яхшылык һәм явызлык турында» притчасын тыңлаганнан соң, балалар өчен язылган дини китаптагы хикәя буенча нәтиҗә чыгардылар.Алга таба аларга үзләре кылган игелекле гамәлләр турында сөйләргә тәкъдим ителде. Йомгаклау этабында төркемнәргә бүленеп эшләделәр. Балалар кемдер кемне дә булса кыерсыткан, алдаган яки рәнҗеткән очраклардан чыгу юлларын эзләде.
Балалар күмәкләп бердәм эшләде, коллективта үзара аңлашып эшләү хөкем сөрде.