Шөгыльгә түбәндәге бурычлар куелды: Балаларга кар һәм аның үзенчәлекләрен аңлату, Балалар йорты территориясен бизәү һәм аны матурлау максатыннан , кардан сыннар ясарга өйрэтү, Хезмәткә хөрмәт белән карау хисе тәрбияләү. Табигатьтә кыш хакимлек итә. Кыш айлары ул балаларның иң яраткан вакытлары. Җепшек кар яуган вакытта кардан сыннар әвәләү аларга бик ошый. Укылган әкият геройларын алар кардан үзлэре әвәлэәп ясарга яраталар. Буген без урамга кар әвәләү максаты белән чыктык. Тәрбияче апалары ярдәме белэн балалар кардан сыннар әвәләделәр. Ясалган сыннарны бизәүдэ катнаштылар. Балаларга бу шөгыль бик ошады. Үзләре тудырган могҗизадан алар бик канәгать булдылар.