Сөт ризыклары. «Дуслык» боткасы. «Забота» приюты, Алексеевск муниципаль районы.

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 нче елның 14 нче декабрендә  хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова «Сөт ризыклары. «Дуслык» боткасы» темасына өлкән яшьтәге мәктәп балалары белән дәрес үткәрде. Дәрестә 8 бала катнашты.

    Әлеге дәреснең максатлары: ярмалар һәм алардан ясалган ризыклар турындагы белемнәрне системалаштыру; төп бөртекле культураларның барлыкка килгән җире, шул бөртекле культуралар белән бәйле булган рус халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру, ботка әзерләү технологиясен өйрәтү.

Ботка мультиваркада пешерелде. Башта балалар ботка өчен кирәкле ингредиентларны әзерләделәр. Аннан соң барлык продуктлар да мультиварка касәсенә салынды. Балалар ботканы пешерү өчен программа сайладылар. Дәрес ахырында барысы да пешкән ризыкны татып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International