“Алабуга муниципаль районындагы мөмкиелекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Кышлаучы кошлар” дигән темага әңгәмә үтте

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

17 декабрь 2018 ел, дүшәмбе

«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Кышлаучы кошлар” дигән темага әңгәмә үтте. Шөгыльнең максаты кошлар турында белемнәр бирү һәм ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Шөгыль башында кышлаучы кошлар турында табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Икенче өлештә балалар “уч төбе” техникасы белән кош рәсемен ясадылар. Эш барышында кошларның файдасы турында белемнәр бирелде. Шөгыльдә 15 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International