Кыш Бабай остаханәсе

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Менә инде тиздән Яңа ел җитәчәк. Ул балалар өчен иң көтелгән бәйрәм.

Яңа ел алды көннәрендә «Гнездышко» приютының иҗади остаханәсендә эш кайный. Балалар белән  бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класслар уза.

Мондый чараларның максаты: открыткаларның барлыкка килүе турында, аларның тарихи кыйммәтләре турында тәрбияләнүчеләргә сөйләү, балаларда кызыксыну уяту, кулдан эшләнә торган открыткаларның әһәмиятен үстерү.

Балалар үз теләкләре белән открыткаларны бизәделәр, төрле рәсемнәр ясадылар. Үз куллары белән эшләнгән открыткаларга балалар Кыш бабайга үз теләкләрен яздылар.

Открыткалар бик матур килеп чыктылар,ә балаларның теләкләре - ихлас, чын күңелдән. Шундый могҗизалы вакытта балаларның барлык теләкләре тормышка ашыр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International