"Самооценка» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде.

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Дәреснең төп бурычлары - балигъ булмаганнарның үзләре турындагы күзаллауларын формалаштыру, үз-үзеңә бәя бирергә  ярдәм итү,  үзеңне һәм башкаларны дөрес бәяләргә өйрәтү.

Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 11 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес вакытында психолог үз-үзеңне бәяләү диагностикасы үткәрде һәм «Кем мин?», «Рәхмәт... » һәм «Ярдәмчеләр даирәсе» дигән гамәли күнегүләр үткәрде.

Төркемле дәрес ахырында психолог үз-үзеңне дөрес бәяләүне формалаштыру өчен төп факторларны билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International