Янгын сүндерү-техник минимумы
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 17-18нче декабрьдә үзәк һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждение белгечләре өчен “Янгын сүндерү-техник минимумы” оештырылды. ЧУ ДПО «Агроком-Сервис» укытучысы Низамов Илнар Ринат улы җентекләп янгын чыгу сәбәпләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары турында сөйләде. Ут белән очрашканда еш барлыкка килә торган хаталарны атады. Аерым игътибарны янгын чыккан очракта балаларны коткару үзенчәлегенә юнәлтте.