Халыкка мәгълүмат һәм консультация бирү - гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәгълүмат өлкән яшьтәге гражданнар тормышында мөһим роль уйный. Социаль проблемаларны чишүнең технологик ысулы буларак консультация бирү-ул аерым гражданнарга һәм гаиләләргә юнәлеш, ярдәм күрсәтүнең альтернатив формаларына күрсәтмәләр бирү, максатларны билгеләү һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү процедурасы.
2019 елның 17 гыйнвар көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты социаль куркыныч хәлдә булучы ике һәм инвалид бала тәрбияләүче бер гаиләдә булып, Әбде торак пунктында консультатив көн үткәрде. Мөрәҗәгать иткән гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме һәм башка социаль ярдәм чаралары алу турында мәгълүмат бирелде. Авыл җирлегендә эшлэүче белгеч белән мәгълүмат алмашу үткәрелде.