“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Зур һәм вак моториканы коррекцияләү” дигән темага мастер-класс

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

    

18 нче январь 2019 нче ел, жомга

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мадина Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Зур һәм вак моториканы коррекцияләү” дигән темага мастер-класс  үткәрде.

     Максат: Кулларның активлыгын һәм вак моториканың хәрәкәтен торгызу.               Белгеч социаль хезмәт алучыларны “ДОН” күп функцияле комплексы ярдәмендә, зур буыннарның хәрәкәт функцияләрен, бармакларның  хәрәкәт активлыгын һәм тактиль сизгерлеген яңадан торгызулары белән таныштырды. Социаль хезмәт алучылар шөгыль нәтиҗәсендә кулларының катып калуын һәм көзән җыеруның кимеүн билгеләп уздылар. Белгеч, бу комплексны регуляр кулланганда гына, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген азсызыклады.

    Чара ахырында социаль хезмәт алучылар бер- берсенә яхшы теләкләр теләделәр,  кәефләренең яхшыруын, эшчәнлек сәләтенең артуы турында белдерделәр.

     Чарада 6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International