Һәркем мөһим!

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Волонтерлык темасы яшьләр арасында елдан ел популярлаша бара. Бүген күп кенә яшь буын вәкилләре өчен яхшылык эшләү һәм ярдәмгә мохтаҗ  кешеләргә  ярдәм  итү - бу модага иярү генә түгел, бу йөрәк кушуы. Шунысы куанычлы, арабызда чын йөрәктән ярдәмгә килүче кешеләр арта бара.

Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентлары өчен  ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү - яңа танышулар табу, камилләшү һәм үз-үзеңне төрле яктан үстерү, яшьләр форумнарында катнашу, тәҗрибә уртаклашу,  уңай эмоцияләр алу өчен уникаль мөмкинлек.

Шушы көннәрдә "Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Profistyle”  хәрәкәте активистлары белән очраштылар. Районыбыз волонтерларының  эшчәнлеге, иң уңышлы киң күләмле ирекле проектлар белән таныштылар, шулай ук социаль хезмәткә мөрәҗәгать итүчеләргә адреслы ярдәм турында фикер алыштылар.

Социаль өлкә белгечләре һәм студентлар  яшенә, һөнәренә, социаль хәленә карамастан, теләгән һәркем яхшы эшләр башкара ала дигән уртак фикергә килделәр. Аларның барысын да тормышны яхшы якка үзгәртү, яхшылык эшләү теләге берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International