17 нче гыйнварьдә Чирмешән муниципаль районының "Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Туган якны өйрәнү музеенда «Минем Туган ягым" темасына рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Барлыгы 47 бала катнашты. Конкурста җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.