2019 елның 17 гыйнвар көнендә Югары Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Сәләхиева Нәкиябану Әгзәм кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкиябану апага Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова hәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.