ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

         2018 елның 6 июль көнендә  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлегенең  “Тегүчелек”  кабинетында  Кашапова А.Х. җитәкчелегендә чираттагы  дәрес уздырылды.  Дәреснең максаты: тегү машинасының төзелеше турындагы белемнәрне формалаштыру  һәм  тегү машинасын   эштә куллана белергә өйрәнү. Дәрес азагында әниләр алган белемнәрен практикада кулланып карадылар. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә  яшәү рәвешен тагы да яхшырту,  шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль  чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә  “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.

6 июль, 2018 ел, жомга

            “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова,  Татарстан республикасының  «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка уены буенча турнир үткәрде.

 Чараның максаты: катнашучыларның гаиләләрендә өстәл уеннарын популярлаштыру һәм  аларны интеллектларын , логик фикерләү сәләтләрен үстерү иде.

Шашка - ул бик купләрнең яраткан өстәл  уены гына тугел,  ул әле балаларны һәм олыларны үзенә җәлеп итә торган иң арзан һәм массакүләм спорт ярышларының  бер төре дә булып тора.

Чараны оештыручылар барлык катнашучыларны гаилә бәйрәме белән котладылар һәм турнир үткәрү регламенты, шашка уены кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Катнашучылар бик теләп уенга керештеләр. Бу уенда шашкаларны  дөрес йөртә белу генэ җитми  иде, аларга үзләренең логик сәләтләрен, игътибарлы булуларын,  тиз анлаучанлыкларын күрсәтергә кирәк иде. Уенчылар, уен барышында катлаулы комбинацияләр  уйлап табып, тыныч, яхшы  рәвештә җиңүгә омтылдылар.

Уенны тэмамлап, турнир нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны билгеләделәр. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны да мактау грамоталары һәм истәлекле, баллы призлар белән бүләкләделэр.

Мондый интеллектуаль уеннар аша социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль карарлар, дөрес итеп тәнкыйтьләрне кабул итәргә, куелган максатларга ирешергә өйрәнәләр.

Чарада 20 кеше катнашты.

2018 елның 6 июль көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенәң гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торучы балалар белән дәрес үткәрделәр. Дэреснен масаты:психоэмоциональ киеренкелектән бушану һәм үз хисләрең белән  идарә итәргә өйрәнү.

"Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының "Шәфкатьлелек" бүлегендә "Ком белән уен-шөгыль"

 

2018 елның 6 нчы июлендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче  Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан “Ком белән уен-шөгыль”  үткәрделде.

6 июль 2018 ел, җомга

2018 елның 6 июлендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә шәһәр китапханәсенең 5 нче филиалы хезмәткәрләре һәм үзәк тәрбиячеләре берлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган аралашу сәгате үткәрелде.

 8 нче июль – Россиякүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак билгеләп үтелә. 2018 нче елда әлеге бәйрәмгә 10 ел була. Бәйрәмнең символы – ромашка.

            Бу тормышта гаилә иң мөһим урынны тота, ә гаилә нык һәм тату булсын өчен аның нигезендә мәхәббәт булу  кирәк.

         Бүген Федоровка интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Рәйсә Гайнуллина  белән  интернатта яшәүче, 53 ел бергә тату гомер иткән гаилә пары Валентина һәм Владимир Наумовларны  бәйрәм белән котлап, кәгазьдән үз куллары белән ясаган, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булган ак ромашкалар бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Рамзиля Хафизова социаль ярдәм күрсәтелүче балалар белән бергә һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә ясалган мемориалда булдылар. Максат: балаларда үз илең тарихына хөрмәтле караш тәрбияләү, туган якка карата булган  горурлык хисләрен саклап калу һәм үстерү.

Лев Толстой Елы уңаеннан,  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр авыл китапханәсендә булдылар.

“Апрель” үзеәге специалистлары, Павловск шәһәре балалар интернат-йортының һәм “Перспективы”хәйрия фондының үзара эшләү тәҗрибәсе белән, волонтерларның мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүе белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International