Гаилә көне белән котладылар

2018 елның 6 июле, җомга

            Бу тормышта гаилә иң мөһим урынны тота, ә гаилә нык һәм тату булсын өчен аның нигезендә мәхәббәт булу  кирәк.

         Бүген Федоровка интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Рәйсә Гайнуллина  белән  интернатта яшәүче, 53 ел бергә тату гомер иткән гаилә пары Валентина һәм Владимир Наумовларны  бәйрәм белән котлап, кәгазьдән үз куллары белән ясаган, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булган ак ромашкалар бүләк иттеләр. Шулай ук бергәләп җырлар җырладылар, гаилә тормышында булган кызыклы хәлләрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International