6 июль 2018 ел, җомга
2018 елның 6 июлендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә шәһәр китапханәсенең 5 нче филиалы хезмәткәрләре һәм үзәк тәрбиячеләре берлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган аралашу сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Петр һәм Феврония турында риваять, “Байлык, Уңыш һәм Мәхәббәт” турында притча тыңлап үттеләр, бәйрәмнең символы ромашка белән таныштылар, ул элек – электән мәхәббәт билгесе.
Чара күңелле уеннар, табышмаклар, ярышлар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында балалар матур ромашка аланы ясадылар. Бөтен кунакларга баллы ризыклар өләштеләр.