Шөгыльнең максатлары:
1) Бармакларның тоемлавын үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр ярдәмендә, кинестетик тоемлауны стимуллаштыру.
2) Өлкән кешенең гамәлләре һәм сөйләмен исәпкә алып,күрү һәм ишетү сәләтен арттыру.
3) Бердәм шөгыльләнүдән шатлык, канәгатьләнү хисе алырга өйрәтү.
Һәрбер бала өчен, уен ул-күпмедер дәрәҗәдә эш. Ул акыл һәм моториканы, хисләрне үстерү чарасы булып тора. Мондый уеннар балаларның кәефен күтәрә, бармакларның тоемлавыын һәм тоту сәләтен үстерүгә бик зур ярдәм итә. Шөгыль барышында балалар куллары белән чәбәкләделәр, бармаклары белән комда йөрделәр. Алар бик тә канәгать калды.