Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Балтач

2018 елның 6 июле, җомга

8 нче июль – Россиякүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак билгеләп үтелә. 2018 нче елда әлеге бәйрәмгә 10 ел була. Бәйрәмнең символы – ромашка.

         2018 нче елның 6 нчы июлендә Балтач районы мәдәният үзәгендә “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова ДЦ “Волонтер” активистлары белән берлектә “Мин үземнең гаиләмне яратам” дип аталган акция уздырдылар. Әлеге чарада яшь гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды.

         Яшь гаиләне котлап, волонтерлар аларга ромашкалар һәм шарлар бүләк иттеләр. Әлеге акция яшь гаиләләрдә генә түгел, оештыручыларның үзләрендә дә уңай тәэсир калдырды. Яшь парлар, сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International