Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә ясалган мемориалга бару "Веста" Үзәге

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Рамзиля Хафизова социаль ярдәм күрсәтелүче балалар белән бергә һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә ясалган мемориалда булдылар. Максат: балаларда үз илең тарихына хөрмәтле караш тәрбияләү, туган якка карата булган  горурлык хисләрен саклап калу һәм үстерү.

Чара башында белгеч балалар белән төрле елларда безнең шәһәр егетләре катнашкан сугышчан хәрәкәтләр турында әңгәмә үткәрде. Ул Әфганстан һәм Чечнядагы бәрелешләр вакытындагы һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәлнең 1994 елда 1 нче санлы мәктәп янында ясалуын сөйләде. Әлеге һәйкәлдә алтын хәрефләр белән утыз дүрт исем язылган: Түбән Кама шәһәреннән Әфганстанда - 14, Чечняда – 20 егет һәлак булган. Аларның һәрберсенең үз тарихы бар. Шулай ук балалар постаментта урнаштырылган чын сугышчан машиналар макетын да күрә алдылар.

Малайлар һәм кызларга әлеге экскурсия бик ошады, кызыклы булды, һәм алар  хәрби операцияләрдә катнашып һәлак булган сугышчыларны гел истә тотарга кирәк дигән фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International