ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

"Здравушкада" "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" бәйрәме утте. Һәр бала уз гаиләсе турында сөйләде, эти-энисене, эби-бабайларга шигырьләрен укыды.

Бәйрәм җылы мөнәсәбәттә үтте һәм гомуми фотолар белән тәмамланды.

«Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы,  иңгә-иң куеп дистәләгән ел яшәүче парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бәйрәм символы – ромашка тәкыяләре бүләк иттеләр. Өлкән яшьтәге гаилә парлары үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, бер –берләренә булган мәхәббәт хисләрен яңарттылар.  

Ел саен 8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм көне уңаеннан Алабуга “Доверие” үзәге белгечләре бәйрәмчә уен “Гаилә бергә булганда - күңелем урынымда» программасын үткәрделәр. Бәйрәмгә социаль ярдәм күрсәтү карамагында булган гаиләләр чакырылган. Чараның төп максаты: социаль хезмәтләр алучыларда  җылы гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклау, уеннар, конкурслар аша коммуникатив сәләтләрен үстерү. Бәйрәм җылы атмосферада үтте. Эти эниләр балалары белән бергә бәйгеләрдә һәм эстафеталарда актив катнаштылар. Чара ахырында үзәк белгечләре өлкәннәргә үз куллары белән бәйрәмнең символын ромашка чәчәген ясарга өйрәттеләр.

     2018 нче елның июнь аеннан башлап Әтнә муниципаль районының “Изгелек” үзәгенең  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең көнкүреш шартлары белән танышу максатыннан рейдлар үткәрелә. Рейд вакытында тормыш-көнкүреш шартларын тикшерү актлары төзелә һәм пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үздырыла.

5 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсендәге бер төркем реабилитантлар Укытучылар йортында җыелып шәһәребездә сугыш елларында яшәгән шагыйрә Маргарита Ильинична Шор-Ивенсен иҗаты белән таныштылар.

 7 июль   көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

      Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  «Волонтерлар белән эшләү»  социаль технологиясен  тормышка ашыру кысаларында  сигез социаль хезмәтләрдэн файдаланучыларга мәктәп укучылары- волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.

       Технологиянең  максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм күрсәтү.     

Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрү төп эше булып тора. Безнең заманда барысы да каядыр ашыга, кемгәдер ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә якын туганнары булмаган  ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәр безнең җылы мөнәсәбәткә  һәм игътибарга  мохтаҗ икәнлеген  онытырга ярамый. Мәктәп укучылары- волонтерлар аларга түтәлләрне чүптән чистартырга һәм бакчага су сибәргә булыштылар.

6 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе базасында тантаналы төстә яшүсмерләр өчен антикафе ачылды. Антикафе - ул социаль юнәлештәге вакытны күңелле һәм файдалы уздыру урыны. Иҗади очрашулар, уеннар, уңайлы шартларда әңгәмәләр, тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән танышу, үз эшләреңнән күргәзмәләр оештыру, презентация, тренинглар уздыру өчен кулай урын. Монда килгән кеше тамак туйдыру өчен түгел, ә бәлки аралашу, буш вакытын файдалы уздыру өчен килә.

Арбаш авылында  яшәүче Оркия Рамазан кызы Шакировага 6 июль көнне 90 яшь тулды. 

“Котлау открыткасы” исемле мастер-класс

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе  8 инвалид бала өчен хезмәт буенча инструктор  Сергиенко С.Г. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 06нчы июльдә “Котлау открыткасы” исемле мастер-класс уздырды.

Светлана Геннадьевна гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне барлыкка килү тарихын сөйләде, бәйрәмгә багышлап открыткалар ясадылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International