«Минем гаиләм - бәхетле мизгелләр»

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Гаилә - ул һәр кеше өчен иң төп кыйммәт, бу сыену урыны, анда сине яклыйлар һәм аңлыйлар, гаиләдә бәхет һәм күтәренке кәеф алырга мөмкин. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында 17 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт алучылар арасында «Минем гаиләм - бәхетле мизгелләр» дигән фотоконкурс үткәрде. Конкурсның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү, конкурста катнашучыларның иҗади потенциалын үстерү.

Һәр тату гаиләдә бәхетле тормыш мизгелләре сурәтләнгән фоторәсемнәр бар. Бу-табигатькә чыгулар да, диңгездә ял итү, гаилә бәйрәмнәре дә, уртак хезмәт эшчәнлеге дә. Боларның барысы да гаиләне берләштерә. Чөнки нык гаилә җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы нигезе булып тора.

Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләргә үзләренең гаилә архивында иң яхшы фотоларны табып аларны «Минем гаиләм - бәхетле мизгелләр” фотоконкурсына җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International