Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Елена Макарова балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар арасында 12 нче санлы социаль участокта «Җиңү мае!» дип аталган квест-уен үткәрде.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтердә саклау һәм әлеге куркыныч сугышның кабатлануына юл куймау максатыннан социаль педагог балалар белән «Җиңү мае» дигән квест - уен үткәрде. Кызлар һәм малайлар шулай ук сугыш турында үз белгәннәрен тулыландырдылар.
Квест узу вакытында командалар иң бөек сугышларны атадылар, пилоткалар ясарга өйрәнделәр, төз ату буенча ярыштылар, сугыш еллары җырларын искә төшерделәр, хәрефләрдән «Җиңү Мае!» сүзтезмәсен тузеделәр. Уен балаларны командада эшләргә, үз партнерыңны тыңларга һәм ишетергә, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтте.
Квест-уен тәмамланганнан соң балалар тәэсирләре һәм нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. "Сугыштан да куркынычрак һәм начаррак бәла юк, аны бер генә очракта да булдырмаска тырышырга кирәк”, дигән нәтиҗә ясадылар.