Терроризм һәм экстремизм-ул теләсә кайсы, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне җимерә алырлык зур куркыныч. Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләреннән берсе - аларны профилактикалау. Теләсә кайсы кеше экстремаль хәлләрдә үз – үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл тәкъдим итәргә, төп максатны хәл итеп, психологик яктан үз-үзен якларга әзер булырга тиеш.
12 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә гадәттән тыш һәм экстремаль хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эшләргә өйрәтү, шулай ук җинаятьләрне тикшерүгә ярдәм итүче шартлар тудыру максатыннан хезмәткәрләр өчен «Көчләүсез дөнья» дигән мәгълүмати сәгать узды.
Шулай ук, яшьләр арасында профилактик эш алып баруны көчәйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә алар төрле факторлар аркасында антисоциаль һәм криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына дучар булырга мөмкиннәр дип билгеләп үтелде.