Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында «Рәсемдә Мин һәм Гаиләм» дип исемләнгән рәсем конкурсы.

2021 елның 14 мае, җомга

14 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шарипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан «Рәсемдә Мин һәм Гаиләм» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Конкурсның максатлары: -рәсем ясау сәләтләрен үстерү; -бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; Һәр бала да карандаш, буяуларбелән иҗат итәргә, рәсемнәр ясарга ярата. Ә якыннарың, дусларың сурәтләнгән рәсемнәрдән дә матуррагы булла аламы соң? Без дә балалар белән берлектә, гаилә көненә багышлап «Рәсемдә Мин һәм Гаиләм» дип исемләнгән конкурс уздырдык. Балалар бик тырыштылар. Үзләренең күңеленә якын булган, ошаган, күзләре белән күргән әйберләрне алар кәгазь битенә төшерделәр, дусларың, якыннарын сурәтләделәр. Ләкин нәтиҗә ясау, бик кыен булды, чөнки һәр рәсем үзенчәлекле. Балаларның үзләренә дә рәсемнәр ошады. Рәсем конкурсы балаларның ижади мөмкинлекләрен үстерүгә жирлек түдырды, аларның кәефләрен күтәрде. Иң мөһиме, якын кешеләргә карата ярату, хөрмәт хисе тәрбияләүгә этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International