ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Кукмара «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән «карау мәктәбе» программасы буенча дәресләр үткәрү өчен кабинет җиһазландырылды. Бүлеп бирелгән акчаларның суммасы алтмыш ике мең сум тәшкил итте. Әлеге программаның көтелгән нәтиҗәсе: өлкән кеше яки инвалид яши торган гаиләдә уңай шартлар һәм психологик атмосфера тудыру.

«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 15-16 июнендэ “Антитеррор куркынычсызлыгы”  темасына әнгәмә үткелде.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

2020-нчы елның 16 июнь  көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова  Алсу Ринатовна  җитәкчелегендә “Урман аланы”дигән иҗат эше оештырылды.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының медицина персоналы көн саен адаптив физик культура буенча дәресләр үткәрә.

2020 елның  16 июнендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  өй шартларында саклану маскалары әзерләү буенча осталык шөгыле үткәрелде.

2020 елның 11 июне-Хәтер һәм Дан елы кысаларында, Россия көне уңаеннан, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез рәсем конкурсында катнаштылар. Конкурсның максаты-өлкәннәрнең иҗади потенциалын ачу, үзләренең иҗади эшләрендә үз хисләрен белдерү мөмкинлеге бирү иде .

 

         Балачак унъеллыгы кысаларында, Баулы муниципаль районының «Милосердие» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен «Бала шәхесен үстерүдә балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренең роле» дигән төркемле занятие үткәрде.

Көн саен Баулы картлар һәм зәгыйфләр өчен интернат – йортында социаль хезмәтләр алучылар белән, шәфкать туташы Костина Т.В. су-джок терапиясе буенча дәресләр үткәрә.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова саф һавада Ретротерапия программасы буенча "Җыр  яшәргә көч бирә" дигән мәдәни-ял чарасы оештырды.

Балаларга бергә укыйбыз

 

«Балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясе старт алды. Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәге карамагындагылар, хезмәткәрләр һәм аларның балалары читтә калмады. Алар 2020 елның 25 маеннан 2020 елның 30 августына кадәр үткәрелә торган акциядә актив катнашалар. Ата-аналар балалар белән видео яздыралар, анда бала яраткан балалар китабы фрагментын укый, һәм аларны Instagram социаль челтәрләренә һәм #укыйбыз " хештегы астында Вконтактка куялар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International