«Астра» тернәкләндерү үзәгендә осталык - дәресе үтте

2020 елның 16 июне, сишәмбе

2020 елның  16 июнендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  өй шартларында саклану маскалары әзерләү буенча осталык шөгыле үткәрелде.

Әңгәмә барышында вирустан нинди ысуллар белән сакланырга кирәклеге һәм саклану чараларының мөһимлеге турында әйтелде. Балалар әниләре белән берлектә саклану маскалары ясады һәм шөгыльдән зур кәнагатьләнү алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International