«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында» «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш алып барыла. Социаль хезмәт алучы олы яштәгеләр һәм инвалидлар белән белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре куркынычсызлык темасына төрле әнгәмәләр үткәрә. 2020 елның 15 июнендә эшлэүче хезмәткәрләр белән ә, 16 июнендә социаль хезмәт алучылар белән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Имамутдинова Л.М. “Антитеррор куркынычсызлыгы” дигән темага әнгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - олы яштәгеләр һәм инвалидларның кондәлек тормыштагы куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү. Алган белемнәрне хәтердә тагын да ныгыту максатыннан, катнашучыларга буклетлар таратылды.