2020-нчы елның 16 июнь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу Ринатовна җитәкчелегендә “Урман аланы”дигән иҗат эше оештырылды.
Бу чарага түбәндәге максатлар куелды:
1. Балаларнын танып-белү эшчәнлеген арттыру;.
2. Табигый материалларнын күп төрлелеген күрсәтү;
3. Табигый материаллар белән эшләү сәләтләрен арттыру;
4. Композиция сайларга өйрәтү;
5. Кул чукларын формалаштыру;
6. Матурлык тәрбияләү.
Дәрес тәрбияченең табигый материаллар турында аңлатуы белән башланып китте. Яфракларны җилем ярдәмендә кәгазь битенә ябыштырдылар. Ябыштырган эшләреннән кечкенә генә күргәзмә оештыру балаларга бик ошады. Бу эшлэрен алар соңыннан бер-берсенэ буләк иттеләр. Дәрес бик эшлекле, файдалы, мавыктыргыч үтте.