Балачак унъеллыгы кысаларында, Баулы муниципаль районының «Милосердие» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен «Бала шәхесен үстерүдә балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренең роле» дигән төркемле занятие үткәрде. Әлеге занятиянең максаты булып, балаларда эмоциональ сфераны формалаштыруда балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренең ролен ачу иде.
Бурычлар: ата-аналарны яшүсмерләрнең эмоциональ-психологик хәле турында уйланырга мәҗбүр итү; яшүсмер белән аралашуны җиңеләйтә торган кайбер кагыйдәләр һәм алымнарга өйрәтү.
Чара ахырында «Яшүсмер гаиләдә» дигән мәгълүмати буклетлар һәм " Баланы тәрбияләүнең 10 кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратылды.