Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында «Ябалак йорты» дип исемләнгэн ял почмагында уеннар

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

2020 нче елның 6 нчы июлендә Югары Утар балалар йортының «Шәфкатьлек» бүлегендә тәрбияче Нурия Галиуллина инициативасы белән «Ябалак йорты» дип исемләнгән мавыктыргыч уен үткәрде.
    Максат:
-балалар өчен эчтәлекле һәм эмоциягә бай булган чара уздыру:
-уен күнекмәләре аша балалар арасында дуслык мөнәсәбәтен ныгыту.
      Жәй-төрле уеннар, мавыгулар, ял иту өчен ин әйбәт вакыт.
      Интернаттагы  «Ябалак Йорты» дип исемлэнгэн ял иту урыны, балаларны үзенең матур төсләре, төрле атынчыклары белән жәлеп итә.
      Балалар зур канәгатләнү хисләре белән атынчыкларда атындылар, бергәләп күңелле уеннар уйнадылар. Ял зонасында тәрбияче оештырган уеннарны балалар бик шатланып кабул иттеләр. Үткәрелгән чарадан барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International