Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәм кысаларында «Гаилә иминлеге сере» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда үзара мөнәсәбәтләрне төзүнең гамәли күнекмәләрен формалаштыру, тормыш өстенлекләрен, гаилә гореф-гадәтләрен саклап калу өчен шартлар тудыру.
Тренинг «Исемемнән башка минем турында беркем дә бер нәрсә дә белми» дигән сәламләү сүзләре белән башланып китте. «Нәрсә ул гаилә?» дигән темага карата әңгәмә вакытында, гаилә тормышының нигезе нәрсәдә икәнен ачыкладылар. Мини-тренинг дәвамында: «Гаилә – ул...», «Гаилә байлыгынын агачы» дигән күнегүләр аша, социаль хезмәт алучылар гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәрнең нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.
Тренинг нәтиҗәсендә ышанычлы атмосфера барлыкка килде. Фикер алышканда гаилә саклауның универсаль ысулы – мәхәббәт һәм үзара аңлашу була дип нәтиҗә ясадылар.
Тренингта дүрт катнашты.