Татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 7 июле, сишәмбе

ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Әни+бәби» клубының онлайн чарасы татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй”га багышланган иде. Максаты: балаларда толерантлык, сабырлык, төрле милләт кешеләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Социаль педагог «Безнең күңелле Сабантуй» онлайн - чарасын әлеге бәйрәм турында табышмаклар белән башлап җибәрде. Әңгәмә барышында балаларның кечкенә булуына карамастан, бу күңелле бәйрәм - Сабантуйны бик яратулары аңлашылды. Ә кайберәүләр Сабантуйда үткәрелүче ярышларда да катнашырга өлгергәннәр. Балалар әти-әниләре белән бергә гаилә фотоларын карадылар һәм ат чабышын, татар милли көрәшен, чүлмәк вату, баганага менү, капчык киеп йөгерү һәм башка бик күп уеннарны искә төшерделәр. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый! Ә кайбер балалар аны тәмле чәк-чәк өчен яраталар дип белдерделәр.

Аннан соң педагог дәрестә катнашучыларга бәйрәм башланганчы 2 атна калгач,  авыл халкы арасында җиңүчеләр өчен бүләккә дип җыелучы чигүле яулыклар һәм сөлгеләр, тукыма кисәкләре, тавык йомыркасы һ.б. турында сөйләде. Бүләкләр арасында иң мактаулы бүләк булып милли бизәк чигелгән сөлге тора, ул символик мәгънәгә ия, һәм аның белән бернинди кыйммәтле бүләкләрне дә чагыштырып булмый. Шуңа күрә кызлар, яшь хатын-кызлар кыш буе бүләкләр әзерлиләр-тукыйлар, тегәләр, чигәләр.

Педагог тыңлаучыларның игътибарын читекләр, түбәтәйләр, калфаклар, сөлгеләр, яулыклар, алъяпкычлар бизи торган татар орнаментына юнәлтте. Һәр халыкның үз символы бар. Татарларда бизәкнең төп мотивы булып язгы чәчәк - лалә чәчәге тора. Ул мөселман дөньясының дини карашлары белән бәйле яңарыш символын аңлата, чәчәк Аллаһ исеме белән ассоциацияләнә.

Чара ахырында социаль педагог балаларга ата-аналар белән берлектә татар бизәкләре ярдәмендә «Алъяпкыч» аппликациясе ясарга тәкъдим итте. Бик иҗади, җылы, күңелле онлайн-Сабантуй булды әлеге дәрес!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International