Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының "Шәфкатьлек" бүлегендә «Саф һавада сәламәтлек сәгате» дигән чара

2020 елның 7 июле, сишәмбе

7нче июль көнне Югары Утар балалар йортының "Шәфкатьлек" бүлегендә тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. «Саф һавада сәламәтлек сәгате» дигән темага балалар белән чара үткәрде.

Чараның, максаты:

- саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту;

- балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, үз

үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләу.

Саф һавада йөрү кеше организымына бик файдалы. Гомуми ныгыту йогынтысыннан тыш сулыш яхшыра, йөрәк эшчәнлеге көчәя. Көннең бер сәгатен саф һавада үткәрсәң, кәефең, күтәрелә, арыганлык бетә, стресстан котылырга булыша.

Төп өстенлекләренең берсе булып табигать белән аралашу, организымны кислород белән баету тора. Эмоциональ хәлебезгә уңай йөгынты ясый. Һәм бу безгә тагын да игелекле, бәхетле, сәламәт булырга мөмкинлек бирә.

Тәрбияченең саф һавада үткәргән шөгыле бик кирәкле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International