«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Минем гайләм-минем байлыгым» дигән квест-уены.

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

          Яр Чаллы шәһәре Изгелек инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзәк белгечләре гайлә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган квест-уенын үткәрделәр.

Чараның максаты: гайлә, шәхси кыйммәтләрне үстерү һәм саклау, игелек, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм гайләдә бер-береңә карата мәхәббәт күрсәтү кебек җылы хисләрнең, һәм иң яхшы кешелек сыйфатларының мөһимлеген аңлау.

Чара башында белгечләр барлык катнашучыларны гайлә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, аларга сәламәтлек, гайлә бәхете һәм иминлек теләделәр.

 Квест-уены, “Көйне тап”, “Минем гайләм”, “Учлар”, “Күңелле ял”, “Кояш”, “Туп белән теләкләр”, “Музыкаль гайлә кичәләре” дигән алты маршруттан торды. Социаль хезмәт алучылар уенга бик теләп кушылдылар һәм беренче маршрутта ук гайләдәге рольләрне билгеләделәр. Алар берләшеп, бер-берсенә ярдәм итеп, төрле иҗади һәм спорт биремнәрен үтәделәр. Бу бәйрәмдә катнашучылар, бер социаль хезмәт алучыны туган көне белән котлап,  бәйрәм символы булган «Ромашка» чәчәге бүләк иттеләр.

Социаль хезмәт алучылар чараны тәмамлап, гайлә бәйрәмнәрендә еш кулланыла торган яраткан җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Катнашучылар кызыклы, танып-белү уенында катнашу мөмкинлегенә куандылар һәм үз араларында җылы гайлә мөнәсәбәтләре урнаштырылу турында билгеләп үттеләр.

Чарада егерме кеше катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International