Файдалы ял

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

2020 елның 7 июлендә «Файдалы ял» программасы кысаларында Кече Лызи авыл җирлегенең социаль участогында чираттагы профилактик чара үткәрелде. Чара барышында ОДМС белгечләре, муниципаль полиция хезмәткәрләре, Балтачның «Наз» үзәгенең социаль педагогы 15 бала өчен «ишегалды уеннары» үткәрделәр, урамда һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. «101», «Бәла булмасын өчен», «Су янында», «Хокуклар» дигән белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды. Уеннарны үткәрүдә безнең көмеш волонтерларыбыз зур ярдәм күрсәтте, алар катнашучыларны яңа хәрәкәтчән уеннарга өйрәтте. Чара ахырында барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International