«Ромашкалардан тәкыя» дигән мастер – класс. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Иҗат дөньясы» түгәрәгендә социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала өчен «Ромашкалардан тәкыя» дигән мастер – класс үткәрде. Максат: бәйрәм атмосферасы тудыру, иҗади һәм сәнгатьчә фикерләүне үстерү, кул бармакларының вак моторикасын үстерү.

Мастер - класс башында хезмәт буенча инструктор балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның символикасы, гаилә традицияләре турында сөйләде. Аннан балалардан: “Нәрсә ул гаилә?” дип сорады. Балаларның җаваплары төрле иде, күпчелеге бу йорт-ул тынычлык, анда сине яраталар, аңлыйлар, ярдәм итәләр һәм һәрвакыт яхшылык телиләр, дип җавап бирделәр. Аннары инструктор балаларга ромашкалардан кәгазь тәкыя ясарга тәкъдим итте. Эш принцибын белеп һәм кирәкле материалны сайлап, балалар бик теләп үз эшләрен башкардылар.

Мастер-класс ахырында балалар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр һәм аны үз әниләренә бүләк итәргә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International