Гаилә агачы-гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

         Үзизоляция режимына карамастан, “Радость” үзәге психологлары “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

         3 нче июльдә, вотсап социаль челтәренең әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган төркемендә чираттагы  дәрес узды. Дәрес "Гаилә агачы-гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дигән исем астында узды.

 “Развивайка” клубының төп эшчәнлеге - мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш сыйфатын күтәрү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне уртак эшчәнлек белән гармонияләштерү.

 “Үзенчәлекле” балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техника кулланалар. Арт-терапия стрессларны һәм куркуларны кисәтү һәм җиңү буенча танылган методлар арасында беренче урынны алып тора, коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, игътибарны, сөйләмне, моториканы үстерергә ярдәм итә.

           “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне һәр гаилә өчен бик кирәкле бәйрәм. Өлкәннәр өчен гаилә-ул, барыннан да элек, бала, аннары инде ире һәм хатыны. Бала өчен гаилә-ул яраткан әни һәм әти, гаилә аның өчен бөтен дөнья. Дәрестә балалар өлкәннәр белән бергә  җылылык һәм кайгыртучанлылыкны чагылдыручы учлардан гилә  агачын ясадылар.  Барысына да бу иҗади, мавыктыргыч процесс ошады. Әлеге чара вакытында, читтән торып аралашуга карамастан, һәркемне иҗади процесс  берләштереп, гомуми эмоциональ фон, гаилә эчендәге бердәмлек артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International