«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Барлык һөнәрләр дә мөһим” дигән дәрес үтте

2020 елның 10 июле, җомга

10 июль көнне  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалаога һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында “Барлык һөнәрләрдә мөһим” дигән дәрес узды, аның максаты – балаларның һөнәрләр турында белем дәрәҗәсен арттыру һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Әңгәмә барышында балалар үз әти – әниләренең һөнәрләре һәм алар кем булырга тели торган һөнәрләр турында сөйләделәр. Табышмаклар, мәкальләр, иллюстрацияләр кулланып, балалар булган һөнәрләр турында белемнәрен ачтылар, ә кроссворд ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар.

Дәрес барышында балалар һөнәрләрнең мөһим икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International