Сарман муниципаль районында «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре эшкә урнашуга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү кысаларында халыкны кабул итәләр. Белгечләр социаль хезмәт алучы белән бергә әңгәмә һәм социаль адаптация программасын төзи.