Өченче социаль участокта «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Зиннәтова Г.Р. һәм Гайнетдинова Ф. Т. «Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар»ның икенче этабын уздыру кысаларында чираттагы чара оештырылды.
Спорт-уен чаралары, саф һавада ишегалды уеннары оештырылды. Аномаль эсселек булуга карамастан, балалар безнең туп куарга яки тупны боҗрага салырга дигән тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр.