Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Екатерина Мунина «Йогышлы эчәк инфекцияләрен профилактикалау» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: йогышлы авырулар, аларның билгеләре һәм авыруларны профилактикалау ысуллары белән таныштыру иде.
Йогышлы эчәк инфекцияләре – ул патоген һәм шартлы-патоген бактерияләр, вируслар, иң гади бактерияләр китереп чыгара торган йогышлы авырулар төркеме. Алар бигрәк тә эссе җәйге чорларда бик җиңел тарала. Йогышлы эчәк инфекцияләрен кузгату чыганагы- авыру кеше, шулай ук хайваннар, бөҗәкләр (чебеннәр) булырга мөмкин. Бу авыруларны уятучы инфекция пычрак кулларда, юылмаган яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә һәм кайнатылмаган суда булырга мөмкин.
Белгеч еш очрый торган авыруларны санап чыкты, алар ничек беленгәнен искәртте һәм кискен эчәк инфекцияләре профилактикасы өчен, азык кабул итү алдыннан, урамнан йөреп кайтканнан соң, бәдрәфтән соң кулларны, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга кирәклеген искәртте. Ул азык һәм суны җитәрлек термик эшкәртү белән тәэмин итәргә һәм суыткычта тиз бозыла торган продуктларны саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген әйтте. Социаль хезмәт алучылар бу тема буенча фикер алышканда, катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү- кискен эчәк авыруларын булдырмаска һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк, дигән нәтиҗәләр ясадылар.
Чарада җиде кеше катнашты.