Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара дуслык көненә багышланган «Дуслык- ул көчлелек» дигән арттерапия марафоны узды.
Чараның максаты: актив мәдәни-иҗади мохиткә җәлеп итү, үз сәләтеңне күрсәтү һәм төрле милләт социаль хезмәт алучылары арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ихтыяҗны канәгатьләндерү.
Дуслык шәхесара бәйләнешнең иң көчле формасы булып тора һәм һәр кешенең үзен башкалар кабул итүгә, танылуга ихтыяҗын канәгатьләндерә.
Социаль хезмәт алучылар арттерапия марафонында Халыкара дуслык көненең тарихын, дуслыкның башка мөнәсәбәтләрдән ничек аерылганын, кешеләрне дуслык нәрсә белән бәйли икәне турында белешмә алдылар. Чарада катнашучылар иҗади шөгыль барышында, «дуслык» сүзенә тәнгәл булган рәсемнәр ясап, яшьлек дусларын искә төшерделәр, ә кайберләре үзләренең гомер буена дуслыкларын ничек саклап калу тарихларын да сөйләделәр. Алар билгеләп үткәнчә, дустанә мөнәсәбәтләр өчен уртак мәнфәгатьләр, мавыгулар, үзара симпатия, үзара ярдәм, ышаныч һәм тугрылык мөһим.
Өлкән яшьтәге 83 яшьлек социаль хезмәт алучы совет чорында якыннарына һәм дусларына хатлар җибәргәндә, язуны тәмамлап кечкенә күгәрчен рәсемен хат белән төшерүе турында сөйләде. Гомуми биттә ул ике күгәрченне дуслык символы буларак сурәтләде һәм башта балалары, аннары оныклары, ә хәзер инде оныкчыклары өчен күгәрчен рәсемен төшерүен билгеләп үтте. Марафонда катнашучылар алышынып торды, ә аларның рәсемнәре һәм тарихлары гомуми картинага аерым ямь өстәп барды.
Чарада унҗиде кеше катнашты.